Татарстан Мәдәният министрлыгына Иран Ислам Республикасы делагациясе килде

2017 елның 3 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Иран Ислам Республикасының Исфаган сәнгать университеты ректоры Мостафа Киани Хашеми Эсфахани җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Очрашуда Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Рифкать Йосыпов катнашты.

Исфаган сәнгать университеты делагациясе Казан дәүләт мәдәният институты белән хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалау, шулай ук “Арт-Галерея Казан - 2017” күргәзмәсендә катнашу өчен килгән.

Очрашу барышында мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин билгеләп узганча, республикада Иран мәдәнияте шактый киң тәкъдим ителә. “Сезнең артистлар, ансамбльләр, рәссамнар, фоторәссамнар – бездә уза торган фестивальләрнең даими катнашучылары. Иран режиссерлары төшергән фильмнар Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә зур уңыш казана. Боларның барысы да сезнең мәдәният белән танышу мөмкинлеген бирә һәм безнең элемтәләрне ныгыта”, - дип ассызыклады министр.

Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч сүзләренчә, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә уртак чаралар күп үткәрелүгә карамастан, үсеш өчен мөмкинлекләр бар.

Исфаган сәнгать университеты ректоры Мостафа Киани Хашеми бүген хезмәттәшлек турында меморандум имзаларга җыенуларын әйтте. “Без сәнгать һәм гамәли сәнгать өлкәсендә генә түгел, башка өлкәләр, аерым алганда музыка өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә теләр идек. Моннан тыш, башка университетлар белән дә элемтәләрне җайга салырга ниятлибез”, - диде ул.

Айрат Сибагатуллин кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм хезмәттәшлек буенча тәкъдимнәр каралачак дип ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International