Кариев театры үзенчәлекле спектакль-квест тәкъдим итә

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

30 нчы апрельдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры сәхнәсендә «Хан кызы» дип исемләнгән спектакль-квест тәкъдим ителәчәк (6+). Премьераның инсценировка авторы һәм режиссёры – Россиянең атказанган артисты һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.

Могҗиза әкияттә генә түгел, көндәлек тормышта да була! Өч дус  – Тәбрис, Рөстәм һәм Айдар – мәктәп спорт залында бикләнеп кала. Аннан чыгу өчен, аларга квест үтәргә кирәк. Гади генә дә түгел, тылсымлы квест! Су асты дөньясына төшү, тылсымлы келәмдә очу, борынгы мәгарәгә керү – малайларның юлында барысы да көтелә. Бу маҗаралы квестны үтеп чыгу өчен, залда утырган нәни тамашачыларның да ярдәме кирәк булачак. Катнашучылар алдында бер зур миссия тора – Хан кызын коткару. Кем ул Хан кызы? Ул чынлыкта да бармы, әллә малайларның классташ кызлары уйлап чыгарган мифмы?..

«Хан кызы» спектакленең режиссёры Ренат Әюпов премьераның үзенчәлекләре турында сөйләде:

«Спектакльдә вакыйгалар мәктәптә бара. Бер сыйныфта малайлар һәм кызлар арасында дуслык юк. Үртәшәләр, бер-берсенә кушаматлар тагып, көләләр. Кызларга бу бер дә ошамый. Шуннан Алинә исемле кыз малайларны үзгәртергә карар кыла: ул башка классташ кызлары белән малайлар өчен квест оештырырга җыена. Бу квест малайларның кызларга карата мөнәсәбәтен үзгәртергә, алардан батырлар ясарга тиеш була. Кызлар бик озак һәм җентекләп әзерләнә, һәм, ниһаять, беркөнне, физкультура дәресеннән соң, спортзалда квест башланып китә.

Квест аша кызлар малайларның үсешенә зур йогынты ясый – дуслыкка күпер салына. Нәтиҗәдә, малайлар дуслыкның никадәр мөһим булуын аңлый, яннарында булган кешеләр өчен җаваплылык тоя башлый, аларны кадерләргә өйрәнә. Уен форматы – кешегә турысын әйтүгә караганда яхшырак нәтиҗә бирә.

Шунысын да әйтергә кирәк, спектакльгә әдәби нигез – татар халык әкиятләрендәге персонажлар салынган. Җеннәр, шайтаннар, күселәр – бу персонажлар музыка форматында гына булачак. Ә менә Албасты образын исә сәхнәдә үк күрергә мөмкин. Бу өч күзле, озын чәчле, бик ямьсез хатын-кыз ахырда барлыкка килә, һәм өч батыр егет аны җиңеп чыгып, Хан кызын азат итә.

Премьераның төп яңалыгы – спектакльдә артистлар һәм тамашачылар арасындагы дивар җимерелү. Артистлар үзләре белән квест узарга залдан берничә малайны да чакырачак. Балалар махсус киемнәргә киенеп, артистларга булышырга тиеш була. Аларга «Яшь артист» дипломын да тапшырачакбыз.

Спектакльдә күбесенчә труппаның яшь артистлары катнаша. Өч артистыбыз – Инсаф Хәләүтдинов, Айрат Шамс һәм Гөлүсә Гыйбадуллинаның дебютлары булачак».

Спектакльнең рәссамы Булат Гыйльванов «Хан кызы»ның сценографиясе турында:

«Спектакльдә тамашачы үзе үк борынгы вакыйгаларның катнашучысы булып, сынауларны үтә. Без барысын да хәзерге заман ситуациясе аша җиткерергә уйладык. Шулай итеп, спектакльдә мәктәп спорт залы барлыкка килә. Фантазия ярдәмендә чынбарлык кинәт кенә борынгы локацияләргә һәм геройларга сынауларны үтәргә ярдәм итүче предметларга әверелә. Мәктәптәге кирәк-ярактан төрле әкият персонажлары туа. Геройларның костюмнары да гадәти көнкүреш әйберләреннән ясала».

Композитор Ильяс Фәрхуллин музыка үзенчәлекләре белән уртаклашты:

«Хан кызы»на музыканы Айдар Абдраһимов белән бергәләп яздык. Балалар спектакле булгач, музыканы булдыра алганча гади һәм аңлаешлы итеп язарга кирәк иде. Җир, мәгарәләр, суны сурәтләү кебек эпизодларны тамашачы, музыка аша гына күз алдына китереп, үзе аша үткәрергә тиеш. Катлаулы процесс. Әмма без моны булдырдык.

Без Айдар белән этно-музыкантлар, шуңа күрә спектакльдә заманча музыка уен кораллары белән бергә борынгы инструментларны да кулландык».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International