Казанда композитор Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылды

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

Бүген Казанда Зур кызыл урамында - Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы скверда танылган композитор Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, республиканың иҗади җәмәгатьчелеге – композиторлар, артистлар, язучылар катнашты.

“Бүген – бөек татар композиторы, ТАССРның халык артисты, республикабызның дәүләт гимны авторы Рөстәм Яхинның туган көне. Бүген аңа 96 яшь тулган булыр иде. Бүген без аңа һәйкәл ачабыз. Әлбәттә, Рөстәм Яхин татар халкы өчен бик зур кеше, без аны бик хөрмәт итәбез һәм яратабыз. Һәйкәл бик матур килеп чыккан, урнашкан урыны да әйбәт. Композитор эшләгән, иҗат иткән консерватория каршында менә шундый комплекс пәйда булды. Бирегә казанлылар да, башкала кунаклары да килә ала”, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул һәйкәлне иҗат итүдә катнашкан скульптор, архитекторларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Без Рөстәм Яхин әсәрләре белән һәрчак горурланачакбыз, аны беркайчан да онытмаячакбыз. Сезне тагын бер тапкыр бүгенге зур вакыйга белән котлыйм. Хәерле сәгатьтә!”- дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты һәйкәл ачу тантанасына җыелучыларга.

Ачылыш тантанасында Россиянең һәм Татарстанның Композиторлар берлеге рәисе, Россиянең халык артисты Рәшит Кәлимуллин да чыгыш ясады.  “Рөстәм Хаҗи улы гаҗәеп шәхес һәм гаять зур композитор иде. Без аралашып яшәдек, аның өендә дә еш булдым.  Ул һәрвакыт композиторларның иҗаты белән кызыксынып яшәде. Минем педагогым Борис Трубин Рөстәм Яхинда укыган. Димәк, мин дә аның дәвамчысы. Консерватория үзенә нигез салган Нәҗип Җиһанов исемен йөртә. Дәүләт Зур концертлар залы татар профессиональ музыкасына нигез салган Салих Сәйдәшев исемен йөртә. Менә хәзер бу урында Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылды”, - дип белдерде ул.

Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин Рөстәм Яхинның музыкасы һәр йөрәккә үтеп кергәнлеген әйтте. Композиторның 400гә якын әсәр иҗат итүен әйтте. Аның сүзләренчә, моны бары 500 әсәр язган Шуберт белән генә чагыштырып була. “Яхин җырлары – республиканың визит карточкасы”, – диде Рубин Абдуллин. Шулай ук республика, шәһәр җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International