2024 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреатлары игълан ителде

2024 елның 26 апреле, җомга

Бүген Туган тел көнендә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреатларын игълан итте. Чара «Казан Кремле» музей-тыюлыгында узды.

2024 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреатлары булдылар:

• Вайнер Борис Гиршевич – балалар шигърияте, прозасы һәм драматургиясенә, яшь укучыларны әхлакый-эстетик тәрбияләүгә, татар балалар әдәбияты һәм фольклорының иң яхшы әсәрләрен тәрҗемә итүгә һәм популярлаштыруга, Татарстанның яшь талантларына иҗади ярдәм күрсәтүгә керткән күпьеллык хезмәте өчен;

• Җәмитов Кадим Җәлил улы – татар мәдәниятенең күренекле тарихи эшлеклеләренә багышланган сынлы портретлар һәм фигуралар сериясен булдырган өчен;

• Мөдәрисова (Таминдарова) Миләүшә Әмир кызы – Татарстанның татар хоры мәдәниятен үстергән һәм саклаган, «Татар хор музыкасы антологиясе» хезмәте өчен;

• Харрасов Ләис Мәүлит улы (Ләис Зөлкарнәйгә) – «Узганны кабатлау» китабы өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International