Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Испаниянең чит илләр эшләре һәм хезмәттәшлек министрлыгының мәдәни һәм фәнни элемтәләр буенча киңәшчесе белән очрашты

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

31 мартта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы мәдәният министры  А.М.Сибагатуллин Испаниянең Чит илләр эшләре һәм хезмәттәшлек министрлыгының мәдәни һәм фәнни элемтәләр буенча киңәшчесе Альваро де ла Рива белән очрашты.

Очрашуда Испаниянең Мәгариф, мәдәният һәм спорт министрлыгы  атташесы  Хосе Аурелио Льянеса, Татарстан Республикасы  Премьер-министрының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе  Назил Насыйбуллин, Татарстан Республикасы мәдәният министрының урынбасарлары һәм башкалар катнашты.

Очрашу барышында Татарстан Республикасында мәдәни чараларны оештыру һәм уздыруга, театр һәм кино сәнгате өлкәсендә хезмәттәшлеккә, мәдәни мирас объектларын саклау тәҗрибәсенә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышу булды.

Кунаклар Казан Кремлендә, «Әкият» татар дәүләт курчак театрында булдылар. Камал театрына һәм М.Җәлил исемендәге театрга барырга җыеналар.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International