Кичә «ПушкинФЕСТ» 2023 рус мәдәнияте фестивале башланды. Фестиваль 39 нчы номерлы мәктәпнең рәсем сәнгате түгәрәге укучыларының «Балачак бизәге» күргәзмәсе белән ачылды, анда Пушкин әсәрләре буенча иллюстрацияләр тәкъдим ителде. Халыкара балаларны яклау көне хөрмәтенә фестивальнең беренче көне «Пушкин һәм балалар» дип аталды.