Бөтендөнья театр көнендә «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театры коллективлары фестивалендә җиңүчеләрне игълан итәчәкләр

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

27 март Бөтендөнья театр көнендә Идел буе федераль округы җәмәгать проектының «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театры коллективлары фестивалендә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Фестивальнең онлайн-трансляциясе Г.Камал исемендәге театрның «Шәрыкъ клубы» татар театры тарихының интернет мультимедиа комплексы мәйданчыгында узачак.

Чарада спектакльләрнең режиссерлары һәм актерлары, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге җитәкчелеге катнаша.

Җиңүчеләрне бүләкләү апрельдә Пермьдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International