ТР мәдәният министры «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзелә торган күпфункцияле үзәктә алып барылучы эшләр белән танышты

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Бүген Буа муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова килде. Ул Кырык Садак авылында күп функцияле үзәк төзелеше барышы белән танышты.

Объект «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзелә. Биредә бер түбә астында 100 урынга исәпләнгән мәдәният йорты, китапханә һәм авыл җирлеге башкарма комитеты урнашачак. Бүгенге көндә планлаштырылган эшләрнең яртысы башкарылган. Финанслауның гомуми суммасы 18 миллион сумнан артык, акча федераль һәм республика бюджетларыннан бүлеп бирелгән.

Татарстан Республикасы мәдәният министры хәбәр иткәнчә, агымдагы елда «Мәдәният» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасында 5 объект төзеләчәк, шуларның берсе Буа районында.

Шулай ук Ирада Әюпова Теңкәш авылы мәдәният йортында булды, анда капиталь ремонт тәмамланып килә. Эшләр мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау программасы буенча алып барыла һәм республика бюджеты хисабына финанслана.

Сүз уңаеннан, быел республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага районның Яңа Чәчкап авылында 100 урынга исәпләнгән күпфункцияле үзәк төзелә һәм Буа муниципаль районының Вольнистан авылында күпфункцияле үзәк бинасы реконструкцияләнә. Соңгысында башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә һәм ФАП ачу планлаштырыла.

Белешмә өчен: «Мәдәният» илкүләм проекты «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Президент Указын гамәлгә  кую  кысаларында эшләнде, аны тормышка ашыру 2019 елның 1 гыйнварында башланды. «Мәдәният» илкүләм  проекты өч федераль проектны үз эченә ала: «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният».

«Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның беренче елында Татарстан Республикасы барлык куелган бурычларны 100% ка үтәде, максатчан күрсәткечләргә иреште. 64 объект төзелде һәм капиталь ремонтланды, 2 модель китапханә һәм 5 виртуаль концерт залы булдырылды, АРТEFACT платформасында Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы турында экспозицияле мультимедиа-гид урнаштырылды, масштаблы фестивальләр һәм музейара күргәзмә проектлары үткәрелде, 373 кеше «мәдәният волонтерлары» программасына җәлеп ителде, тармакның 372 белгече Өзлексез белем бирү үзәкләре базасында укытылды, 250 китап ядкаре  цифралаштырылды, Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән  социаль юнәлешле коммерцияле булмаган  2 оешма проекты тормышка ашырылды, Татарстан Республикасы бюджетыннан үзешчән иҗат коллективларына 10 грант бирелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International