Туган тел көнендә Тукай премиясе лауреатларының исемнәре билгеле булды

2020 елның 26 апреле, якшәмбе

Бүген, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулган көнне, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шагыйрьнең Казандагы Г.Тукай исемендәге скверда урнашкан һәйкәленә  чәчәкләр салды. Коронавирус пандемиясе белән бәйле эпидемиологик хәл аркасында, бу чара быел күпсанлы кешеләр катнашыннан башка гына үткәрелде.

Моңарчы үзенең мөрәҗәгатендә Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны коронавируска каршы торуның катлаулы шартларында ГабдуллаТукай сүзләрен үтәргә өндәде: «... Син, кирәксә, суга бат йә сөткә бат! Ит сабыр, күрсәт чыдамлык һәм дә ит гайрәт, сөбат!»

Бүген татар әдәбияты классигын шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова искә алды.

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе номинантлары  Театр урамында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантана шулай ук барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп һәм социаль дистанцияне саклау шартларында узды. Барлык катнашучылар да медицина битлекләре кигән иде.

Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулуга багышланган барлык тантаналар быел онлайн-форматта оештырылды.

Нәкъ көн уртасында «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында бәйрәм фильм-концерты башланды. Анда бөек татар шагыйренең шигырьләре, шулай ук төрле елларда Тукай премиясе лауреатлары булган иҗатчыларның әсәрләре кертелгән иде. Фильм азагында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указга кул куйды һәм 2020 ел лауреатларының исемнәрен игълан итте. Шулай итеп, быел дәрәҗәле бүләккә түбәндәгеләр лаек булды:

  • Газиев Идрис Мөдәрис улы - татар композиторлары һәм халык җырлары әсәрләреннән аерым башкару  программалары,  музыкаль-мәгариф эшчәнлеге өчен;
  • Осокин Денис Сергеевич - «Огородные пугала с ноября по март» әсәрләр җыентыгы өчен;
  • Салаватов Ренат Салаватович, Александров Юрий Исаакович, Герасименко Виктор Григорьевич, Гатина Гулнора Рөстәмжоновна -Резеда Ахиярованың "Сөембикә" операсын куйган өчен;
  •  Хәмидуллин Лирон Хәйдәр улы -  «Дәрдемәнд», «Буранлы төндә», «Зарницы на горизонте» китаплары өчен.

Ел саен үткәрелә торган Шигърият бәйрәме бу минутларда онлайн режимда уза, ул Татарстан Язучылар берлегенең социаль челтәрләрендә (Вконтакте, Фейсбук, инстаграм) күренекле шагыйрьләр, язучылар, Габдулла Тукай биографиясен һәм иҗатын өйрәнүче галимнәр, шул исәптән күрше төбәкләрдән һәм чит илләрдән (Чувашия, Төркия, Әзербайҗан, Үзбәкстан һ.б.) катнашучыларны берләштерә.

Татарстан мәдәният учреждениеләре дә зур бәйрәмгә онлайн-программалар әзерләгән. Шулай итеп, К. Тинчурин  исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары үзләренең YouTube-каналында, учреждениенең социаль челтәрләрдәге аккаунтларында Тукай шигырьләрен укый. Акция ахырында актерлар «Туган тел» җырын башкарачак.

Шигъри флешмоблар һәм марафоннар «Әкият» курчак театрының, Татарстан Республикасы Милли музееның һәм Г.Тукай әдәби музееның социаль челтәрләрендә дә уза.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International