Казанда «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia төбәк чемпионаты җиңүчеләре бүләкләнде

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

29 ноябрь көнне Казанда Татарстан Республикасы «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia төбәк чемпионатын беренче ябу тантанасы булды. Җиңүчеләрне Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында бүләкләделәр.

Төбәк чемпионатында призлы урыннар яулаган 60тан артык кешегә, шулай ук WorldSkills Junior юнәлешендәге 20дән артык конкурсантка бүләкләр тапшырылды.

Тантанада Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. Ул “Тавыш режиссурасы” һәм “Фотография” компетенциясендә җиңүчеләрне бүләкләде.

Татарстан мәдәният министры республика чемпионатында катнашучыларга үз эшләренең осталары булуын теләде. «Киләчәктә илебезнең горурлыгы булыгыз», - дип белдерде ул.

Бүген Мәдәният министрлыгы карамагындагы тагын ике компетенция  буенча җиңүчеләр исемлеге мәгълүм булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International