Казанда Славян язуы һәм мәдәнияте көнен бәйрәм итәләр

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Бүген Славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтә. Шул уңайдан бөтен ил буенча, шул исәптән Казанда да, төрле чаралар уза. С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында 500дән артык кеше катнашында концерт оештырылды.

Бирегә җыелучыларны бәйрәм белән котларга Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова,Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы рәисе урынбасары, “Казан рус милли-мәдәни берләшмәсе” иҗтимагый оешмасы рәисе Ирина Александровская килгән иде. 

“Без үз алфавитыбыз, язубыз булмаган кешеләр идек. Ә язу ул  - аралашу формасы. Алар турында укымасак, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге казанышларны ничек белер идек. Киталар – алар бик зур тәрәзә, алар аша фән, мәдәният, тарих, әдәбият, архитектураның бөек казанышларына кагылып була. Болар бар да язу аша бит. Язу һәм сүзне бүген дә саклаулары мөһим”, - дип мөрәҗәгать итте тамашачыларга Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан.

Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова ведомство исеменнән җыелучыларны бәйрәм белән котлады. “Бүген бер сәхнәдә профессиональ коллективлар да, музыка мәктәпләренең хор коллективларын да күрү сөенечле күренеш. Бүгенге чара Россия Мәдәният министрлыгы химаясе астында үткәрелә. Билгеле булганча, илебездә хор берләшмәсе бар, Татарстан аның актив катнашучысы санала”, - дип билгеләп үтте ул үз чыгышында.

Концертта Бәйрәмдә Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры, ТР Дәүләт җыр бию ансамбле хоры, Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге “Яңа музыка” камера оркестры, Казан Балалар музыка мәктәпләре җыелма хоры, Казан дәүләт мәдәният институты хоры, И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесы хоры (сәнгать җитәкчесе Динә Венедиктова) катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International