Иртәгә 15.00дә Татарстан дәүләтчелек тарихы музеенда “Биләр – Бөек шәһәр” күргәзмәсе ачыла.
2017 елда Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгы оешканга 25 ел. Шулай ук быел 1967 елда танылган археолог Альфред Халиков җитәкчелегендә эшли башлаган Биләр археологик экспедициясенә дә 50 ел тула.
Экспозициядә әлеге борынгы шәһәрнең югары үсеш кичергән, үзенә генә хас матди һәм рухи мәдәниятен чагылдырганэкспонатлар: кара һәм төсле металл, сөяк, балчык, пыяладан эшләнгән предметлар, сугыш кирәк-яраклары, зәркән эшләнмәләр тәкъдим ителгән. Күргәзмәгә килүчеләр Биләр шәһәрчеген археологик өйрәнү тарихы белән дә таныша ала.