«Әкият» татар дәүләт курчак театры "Туллук" беренче халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашыр өчен Саха Республикасының (Якутия) Нерюнгри шәһәренә китте.
Әлеге фестиваль 19 - 24 майда шушы шәһәрдәге республика актер һәм курчак театрында узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте