Тинчурин театры Тукайның туган көненә багышлап “Сөй гомерне!” шигъри драмасын күрсәтәчәк

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

26 апрель 17.00 сәгатьтә Тинчурин театры Г.Тукайның “Сөй гомерне!” дип исемләнгән шигъри драмасын күрсәтәчәк.

Әлеге спектакль халкыбызның шагыйре Габдулла Тукайның 1907-1913 елларда иҗат ителгән үлемсез шигырьләре һәм «Исемдә калганнар» автобиографик повестенә нигезләнеп сәхнәләштерелде.

Спектакльнең режиссеры - РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин.

Спектакльнең премьерасы 2011 елда -  Тукайның 125 еллык юбилеен билгеләп үткән елны узды. Шул ук 2011 елда Төркиянең тышкы эшләр министры Ә.Давытоглуның махсус чакыруы белән спектакль Әнкара шәһәрендә Төркия Республикасының барлык дипломатик корпусы каршында уйналды. 2012 елда “Сөй гомерне!” спектакле Брюссель шәһәрендә куелды. Бельгия корольлегендә узган гатрольләрдә спектакльне әлеге ил халкы гына түгел, ә күрше Франция һәм Германиядән дә милләттәшләребез килеп карый алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International