21 ноябрьдә Казан Ратушасында ТӨРКСОЙ даими советының XXXII нче утырышы ачыла

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

21 ноябрьдә Казан Ратушасында  көндезге уникенче яртыда  ТӨРКСОЙ даими советының  XXXII нче утырышы ачыла.   Анда ТӨРКСОЙ әгъзалары булган илләрнең мәдәният министрлары, әдәбият һәм сәнгать әһелләре, рәсми затлар, бик күп кунаклар катнашачак.

Утырыш башланганчы анда катнашучылар «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасының бай чараларына, аның иң истә калган мизгелләренә багышланган күргәзмә белән танышачак.

Утырышның көн тәртибенә узган елга йомгак ясау,  Оешманың киләсе елда эшчәнлеге программасын  төзү, бурычларын билгеләү, шулай ук аның  Генераль секретарен һәм вакытлы координаторын сайлау кертелгән. Моннан тыш министрлар 2015 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы титулы биреләчәк шәһәрне билгеләргә тиеш була.   Йомгаклау документлары  Казан Ратушасында кичке сәгать биштә игълан ителәчәк.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International