Бүген, 4 ноябрьдә кичке сәгать җидедә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Татарстан Республикасында Төрекмәнстан мәдәнияте көннәрен ачу тантанасы була.
3 – 6 ноябрьдә татарстанлыларга Төрекмәнстан сәнгать осталары бай мәдәни программа тәкъдим итәчәк. Төрле очрашулар, күргәзмәләр, китап сәүдәсе, концертлар, иҗат кичәләре үткәрү планлаштырылган.
264-73-98, 8-919-639-00-59, 8917-936-05-84
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте