Татарстан Немец йортының Чечен Республикасына «Татарстан немецлары Кавказ тауларында. Немец-чечен багланышлары һәм Россия патриотлыгы форматында үзара хезмәттәшлек» дигән беренче экспедициясе Татарстан Һәм Чечен немецлары арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлтелгән.
Әлеге чараны Рус география җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе һәм Халыкара немец мәдәнияте берлеге оештырды. Чечен тауларына экспедициядә Татарстан кунаклары гына түгел, хуҗалар үзләре дә катнашты. Бу экспедиция Татарстан белән Чечен немецлары арасында багланышлар урнаштыруда беренче омтылыш булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте