Владимир Мединский: балалар сәнгать мәктәпләрен ремонтлау эше финанслаштыру принцибы буенча алып барырга мөмкин

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Хөкүмәт балалар сәнгать мәктәпләрен ремонтлауны бергәләп финанслау принцибын кулланып оештыру  буенча тәкъдимнәр әзерләячәк. Бу хакта РФ мәдәният министры Владимир Мединский РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга ясаган юлламасын тыңлаганнан соң хәбәр итте. Тантанада 1,3 меңгә якын кеше катнашты, шул исәптән Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары, Дәүләт Думасы һәм РФ Федерация Советы вәкилләре, Конституция һәм Югары суд җитәкчеләре, губернаторлар корпусы, Федерация субъектларының закон чыгару органнары рәисләре, традицион конфессияләр башлыклары, җәмәгать эшлеклеләре, төбәкләрнең иҗтимагый палаталары, эре массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре.

Владимир Путин үз чыгышында белдергәнчә, балалар сәнгать мәктәпләре урнашкан биналарны тәртипкә китерүгә хөкүмәт һәм төбәк хакимиятләре ярдәм итәргә тиеш. Ул шулай ук «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында балалар сәнгать мәктәпләре өчен җиһазлар һәм музыка уен кораллары алу өчен 8 млрд.сумнан артык акча бүлеп бирелүен искәртте.

Быел «Мәдәният» проекты кысаларында республиканың өстәмә белем бирү оешмалары 106 миллион сумлык музыкаль инструментлар алачак (шул исәптән федераль бюджеттан – 61 703 мең сум, республика бюджетыннан – 44 681,5 сум).  Мәдәният өлкәсендәге белем бирү оешмалары өчен инструментлар сатып алу эше 2019 елда да уңышлы башкарылды, объектларның 63е илебездә ясалган пианинолар белән тәэмин ителде. Бу Россия Сәнәгать һәм сәүдә, Мәдәният министрлыкларының уртак программасы ярдәмендә мөмкин булды.

Исегезгә төшерәбез, «Мәдәният» илкүләм проекты «2024 елга кадәр  Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Президент Указын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнде.

«Мәдәният» илкүләм  проекты өч федераль проектны үз эченә ала: «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният». Илкүләм проектның кураторы - РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, җитәкчесе — мәдәният министры Владимир Мединский.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International