Татарстанлылар «Театраль Идел буе» округ проекты финалистларының спектакльләрен бәяли ала

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

«Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында «Театраль  Идел буе»   фестиваленең төбәк этабы җиңүчеләре булган спектакльләрне трансляцияләү бара. Һәркемгә тәртип номеры бирелгән (1дән 14кә кадәр – студентлар театрлары, 15тән 28гә кадәр - мәктәп театрлары), ул экранда урнаштырылган. Спектакльләр 28 октябрьгә кадәр көндәлек тапшыру челтәренә кертелгән. Башлану вакытын  телекомпаниянең сайтында, шулай ук проектның социаль челтәрләре аша белергә мөмкин.     

Исегезгә төшерәбез, фестивальнең округ этабына Татарстаннан яшь Казан драматургы Сөмбел Гафарова пьесасы буенча куелган «Парковка» студентлар спектакле һәм Георгий Хугаев пьесасы буенча куелган «Жил-был пес» дигән  мәктәп театр студиясенең куелышы керде.

Финал тавыш бирү 2019 елның ноябрендә узачак. Конкурс кагыйдәләре буенча, республика халкы Татарстан спектакльләре өчен тавыш бирә алмый, ләкин социаль челтәрләрдә #театральноеприволжье хештэгы ярдәмендә аларга  ярдәм итү мөмкинлеге бар. Иң яхшы спектакльне сайлау өчен бушлай   8 800 350-35-43 номеры буенча аның тәртип номерын җыярга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, «Театраль  Идел буе» округ проекты  Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы буенча гамәлгә ашырыла. Чара мәдәни күзаллауны  киңәйтү, гуманистик һәм патриотик кыйммәтләрне  формалаштыру, шулай ук яшьләр театр сәнгатен үстерү өчен яңа стимуллар булдыру максатыннан, яшьләрне театр мохитенә җәлеп итү өчен үткәрелә.

Масштаблы театраль марафон Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 483 театр коллективын (114 студентлар (яшьләр) театры һәм 369 мәктәп театры) берләштерде. Катнашучыларның гомуми саны 120 000 кеше тәшкил итте, дип хәбәр итә конкурсны оештыручылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International