2018 елның 28 маеннан 3 июненә кадәр Казанда "Нәүрүз" V Халыкара театраль-белем бирү форумы уза. Форумның хэдлайнеры буларак Ф.М.Достоевский әсәрләре буенча Колумбия режиссеры Алехандро Гонзалес Пуче куелышында "Чернобыльский идиот" спектакле чыгыш ясый.
“Нәүрүз” форумы – “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале химаясе астында үтүче белем бирүгә нигезләнгән проект. Быелгы форум театраль текстка багышлана – “Спектакль - текст буларак. Музыка - спектакльнең тексты буларак. Рәссам тексты – спектакльнең образы”. Германиядән килгән танылган педагог Юрий Альшиц "Шаман карашы" театр лабораториясен уздыра. Форум кысаларында Россия һәм чит илләрдән килгән әйдәп баручы белгечләр театр сәнгатенең актуаль сораулары буенча тренинглар, мастер-класслар, семинарлар үткәрәчәк. Форум программасына алты иҗат лабораториясе кертелгән:
1) Актерлык осталыгы һәм төрки халыкларның традицион театр формалары. Семинарларда катнашу өчен актерлар һәм режиссерлар чакырыла;
2) Режиссура, сценография һәм композиторлык сәнгате теориясе һәм практикасы. Режисселар, сценографлар һәм композиторлар өчен семинарлар;
3) Театр сәнгате өлкәсендә менеджмент һәм PR-технологияләр. Театраль маркетинг һәм менеджментның актуаль проблемалары буенча семинарлар һәм мастер-класслар;
4) Театр турында законнар. Театр эшчәнлегенең норматив-хокукый базасы, авторлык хокуклары,чиктәш хокуклар;
5) Курчак театрында актер һәм режиссер сәнгате. Курчак театры актерлары һәм режиссерлары өчен семинарлар;
6) Театр тәнкыйте һәм театрда әдәби бүлек эшчәнлеге. Журналистлар, театрларның әдәби бүлек хезмәткәрләре өчен театр тәнкыйте буенча семинарлар.