С.Сәйдәшев исемендәге концертлар залы Татарстан Республикасы Дәүләт кыллы квартеты концертына чакыра

2017 елның 3 ноябре, җомга

5 ноябрь көнне 15.00дә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Татарстан Республикасы Дәүләт кыллы квартетының “Шәм яктысында музыка” дигән абонементының яңа сезондагы беренче концерты булачак. “Европаның сарай музыкасы. Арияләр, мадригаллар” концертында Европаның барокко чоры композиторлары әсәрләре, борынгы мадригаллар һәм бию сюиталары, И.С.Бах әсәрләре, опералардан арияләр, Г.Ф.Гендель кантататлары һәм ораторияләре яңгыраячак.

Классик музыка шедеврларын квартет белән бергә танылган музыкантлар - Виталий Харисов (гитара, лютня), Михаил Нагорнов (гитара), Венера Порфирьева (флейта), Светлана Будилова (вокал), Кирилл Логинов (вокал) башкарачак.

ТР Дәүләт кыллы квартеты – 1996 елдан башлап С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы базасында эшләүче коллективларның берсе. Квартет репертуарында Вена классиклары музыкасы, рус композиторлары,  ХХ гасыр һәм милли әсәрләр бар. Коллектив Татарстан Республикасы данын Япония, Германия, Италия, Финляндия, Төркия, АКШ, Англия, Франция, Голландия, Һиндстан, Австралия, Малайзия, Словакия, чехия, согуд Гәрабстаны, Сирия, Кувейтта узган халыкара классик һәм заманча музыка фестивальләрендә яклады. Квартет составында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреатлары Шамиль Монасыпов (I скрипка), Марат Зарипов (II скрипка), Марат Аюпов (альт), Альберт Әсадуллин (виолончель) уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International