Иртәгә Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында сигезенче Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак

2017 елның 21 июле, җомга

Анда катнашу өчен Татарстаннан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендәге зур делегация килде. Бүген кич Сабан туе мәйданында Татарстан сәнгать осталары концерты үтә. Анда "Казан" бию ансамбле, "Казан нуры" халык уен кораллары ансамбле, Резеда Шәрәфиева, Рөстәм Закиров, Фердинанд Фәтхи, Марсель Вәгыйзов, Фәридә-Алсу, "Зөләйлә" төркеме һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Хәзерге вакытта Сабан туе мәйданында әзерлек эшләре гөрли. Кукмара районы биредә төп оештыручы санала. Әлеге районнан бирегә 180ләп кеше килгән. Алар биредә үз утарларын төзеп куйган. Район башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина белдергәнчә, алар Сабан туена киләчәк кунакларга Татарстанда яшәүче бар милләт вәкилләре, иң беренче чиратта, татар халкының милли гореф-гадәтләрен, традицияләрен күрсәтәчәк. Шулай ук утарда музей, кул эшләнмәләре  күргәзмәсе урнашачак. Ә район территориясендә эшләүче предприятиеләр үз продукциясен тәкъдим итә, шулай ук остаз дәресләре дә узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International