Бүген Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театры хормейстеры, Татарстанның халык артисткасы Нурдия Джураевага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рәхмәтен тапшырды.
“Мин сезгә сәламәтлек телим, үзегезне саклагыз, сез безгә бик тә кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Айрат Сибагатуллин Нурдия Джураевага.
Нурдия Джураева искәртеп узганча, аңа да берничә ел мәдәният министры урынбасары булып эшләргә туры килгән. Шуңа да ул бу эшнең авырлыгын белә. “Бу бик авыр эш иде: тәүлекләр буе, бернинди ялларсыз. Шуңа да иң яхшысы: яраткан эшеңне башкару, театрга файда китерү”, - дип билгеләп үтте Татарстанның халык артисткасы.