Татарстан Президенты Гадулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Г.Тукай исемендәге скверында күренекле татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр куйды.

Чәчәкләр салу Габдулла Тукайның туган көненә туры килде. Бүген бөек шагыйрьнең тууына 131 ел тулды.

Шулай ук шагыйрьне искә алырга Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республиканың Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның Хөкүмәт әгъзалары, министрлык һәм идарә җитәкчеләре, республика парламенты депутатлары, Татарстанның мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International