Кукмара талантларга бай

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

31 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Үзешчән халык коллективы» исемен бирү (раслау) буенча сәнгать советы әгъзалары Кукмара районы коллективлары иҗаты белән танышты.

Зур Сәрдек авылы мәдәният йортының «Чәчкә», Зур Кукмара авылы мәдәният йортының «Сәйлән» җыр һәм бию халык ансамбле,  Чура авылы мәдәният йортының «Карендәшләр» фольклор ансамбле, Лельвиж авылы мәдәният йортының «Купанча» удмурт халык вокаль ансамбле,  Нырья авылы мәдәният йортының «Сактон» удмурт фольклор ансамбле чыгышы жюри әгъзаларында уңай тәэсирләр калдырды. Һәр ансамбль составында диярлек балалар коллективлары да эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International