Әгерҗедә төзекләндерелгән «Аванград» кинотеатрын ачу тантанасы булды. Проектка акча Кино фонды федераль программасы кысаларында бүлеп бирелде.
«Әгерҗе кино» МБМУга 4 956 467 сум бүлеп бирелде. Шушы акчага цифрлы һәм тавыш тапшыру җиһазлары, киноэкран, 3D җайланмасы сатып алынды. Кинотеатрда беренче чиратта Россиядә төшерелгән кино күрсәтергә ниятлиләр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте