1 июньдә «Әкият» балалар үзәгендә «Сөйкемле Шүрәле» халыкара иҗади эшләр конкурсы күргәзмәсен уздыру инде күркәм традициягә әверелде. Аны ачу тантанасына илнең төрле төбәкләреннән конкурста җиңеп чыгучылар килде. Бүләкләр тапшырганнан соң, конкурсны оештыручылар балалар өчен осталык дәресләре уздырды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте