21 майда Биектау районының Шәпше авыл мәдәният йорты сәхнәсендә «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры республика фестиваль-конкурсының йомгаклау туры узды.
Фестивальдә Татарстан Республикасының 27 муниципаль районыннан фольклор коллективлары чыгыш ясады. Катнашучыларның саны 550 гә җитте.
Артистлар 7 номинациядә ярышты. Абруйлы жюри чыгышларга бәя бирде.
Фестиваль күпләргә төп чыгышлардан тыш уен-бәйгеләре, җыр-биюләре, осталык дәресләре белән дә истәлекле булыр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте