21 майда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы «Музейлар төне» халыкара акциясенә кушылды.
Кичке сәгать алтыдан төнге сәгать уникегә кадәр музей кунаклары гадәти булмаган, серле шәхесләр белән очрашты. Соңгылары исә музейга килүчеләрне «җан кергән» экспозицияләр буйлап сәяхәткә дәште, төрле бәйгеләрдә катнашырга өндәде. Әлбәттә инде, күңел ачулар, бию-җыр, музыка, уеннар да булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте