Рөстәм Миңнеханов Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреатларын бүләкләде

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатларын бүләкләде. 

Тантана М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.   

Тантана кунакларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген  Татарстан өч зур вакыйга билгеләп үтә: бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел, Туган тел көне һәм Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясен тапшыру.

«Милли традицияләрне һәм телне саклап калу мәсьәләләренә бүген аерым игътибар бирелә. Бу җәһәттән безнең эшебез күп әле. Шуңа күрә мондый чаралар уздыру татар халкы өчен зур әһәмияткә ия», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясенең 2016 елгы лауреатларын бүләкләде.

Премия шамаильләр циклы, Г.Тукай шигырьләреннән ләүһләр (гарәп имлясы белән рәсемнәр) һәм Казан шәһәренең «Ярдәм» мәчете һәм Татарстан Республикасы Түбән Кама районының Шәңгәлче авылы мәчете дизайны өчен (гарәп каллиграфиясе) Нәҗип Исмәгыйлевка тапшырылды. 

Язучы Газинур Моратов «Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар» («Птичьи права: стихотворения и поэмы») китабы өчен дәүләт бүләгенә лаек булды.  

Премия шулай ук «Болгар цивилизациясе. Мең елларга сузылган юл» сәнгать-пространсто экспозиция инсталляциясен төзегән өчен авторлар коллективына бирелде. 

Рөстәм Миңнеханов барлык лауреатларны да котлады һәм аларга нык сәламәтлек һәм иҗатларында уңышлар теләде. Шуннан соң бәйрәм концерты булды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International