Археология артефактлары дәүләт музей фондына тапшырылды

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Чистай шәһәр судының  карары нигезендә Чистай районындагы  Кызыл Ялан авылы археологик мирас объектыннан артефактлар урлаганда тотылган  «кара археологлар» төркеме хөкемгә тартылды. Аларның берсен 2 ел да 3 айга кырыс режимлы төзәтү колониясенә ябылды, калганнарына шартлы  срок рәвешендә җәза бирелде.

14 апрельдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында археология предметларын дәүләт музей фондына тапшыру булды. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры урынбасары Фаяз Хуҗин, шушы ук институт хезмәткәрләре катнашты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International