Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин (ул Татарстан Республикасы башкарма хакимиятеннән Лаеш муниципаль районында куратор булып тора) Столбище авыл җирлеге советының хисап-сайлау сессиясендә катнашты.
Үзенең чыгышында ул Столбищеның нык нигезле авыл, ә халкының нык тамырлы булуын билгеләп үтте, авыл халкына хезмәтләрендә, тормышларында яңа уңышлар, иминлек теләде. Гражданнар җыелышыннан соң министр район башлыгы белән бергәләп авыл мәдәният йортын карады. Министр район башлыгының яңа мәдәният йорты бинасы төзергә кирәклеге турындагы фикере белән килеште. Ул бу мәсьәләне хәл итү юлларын табуда булышлык итәргә әзер булуын белдерде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте