Габдулла Тукай әдәби музеенда Бөтенроссия «Тукай укулары-2024» фәнни конференциясе уздырыла

2024 елның 12 апреле, җомга

2024 елның 15-16 апрелендә Габдулла Тукай әдәби музеенда Бөтенроссия (халыкара катнашу белән) «Тукай укулары-2024» фәнни конференциясе уздырыла.

Беренче тапкыр «Тукай укулары» Татарстан Милли музее, Габдулла Тукай әдәби музее, Татарстан Язучылар берлеге һәм Тукай оешмасы катнашында 1994 елда уздырыла башлый. Биредә Габдулла Тукай мирасын барлау, тормышының һәм иҗатының аз өйрәнелгән аспектларын ачыклау  максаты күздә тотыла.

2024 елгы «Тукай укулары»ның темасы - «Тарих һәм мәдәният аспектында әдәби музейлар». Конференция кысаларында Габдулла Тукай һәм аның замандашларының мирасын барлау, бу өлкәдәге эзләнүләр, ачышлар һәм музейлаштыру проблемаларын хәл итү, төрки дөнья контекстында Габдулла Тукай иҗатын күзәтү, музей экспозициясе әсбаплары ярдәмендә әдәби әсәрләрне сурәтләү чараларын ачыклау,  музей һәм гаиләнең үзара тәэсир итешү юлларын булдыру мәсьәләләре көн кадагына куелачак.

Конференция барышында Россия һәм регионнардагы әдәбият һәм тарих мәсьәләләре, әдәби музейларны өйрәнү алымнары, мәдәни мирасны саклау аспектлары тикшереләчәк.

Фәнни конференциядә музей һәм архив хезмәткәрләре, тарих, мәдәният һәм әдәбият әһелләре, филологлар, китапханәчеләр, югары белем бирү укытучылары һәм аспирантлары катнаша. Күренекле тукайчылар, музейчылар һәм әдәбиятчылар үзләренең эзләнүләре һәм ачышлары белән уртаклашыр дип фаразлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International