Казанда Хакас милли драма театрының Зур гастрольләре узачак

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Кунаклар дөнья классикасы, милли һәм заманча драматургия әсәрләре буенча дүрт спектакль тәкъдим итәчәк.

5-7 апрельдә Казанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә А.М.Топанов исемендәге Хакас милли драма театрының Зур гастрольләре узачак. Гастрольләр, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планына нигезләнеп, «Зур гастрольләр» программасының төбәкара юнәлеше кысаларында «РОСКОНЦЕРТ» оешмасы тарафыннан, уздырыла.

Өч көн дәвамында татарстанлыларга дөнья классикасы, милли һәм заманча драматургия әсәрләре буенча профессиональ һәм тамашачылар аудиториясендә танылу алган спектакльләр тәкъдим ителәчәк.

Гастрольләр 5 апрельдә (11:00, 13:00) бөтен гаилә белән карар өчен исәпләнгән интерактив әкият – «Тайна замка на холме» спектакле (авторы – Т.Казнов, режиссеры – Тимур Казнов, 6+) белән ачылачак.

5 апрель 18:30да А.Цагарели  пьесасы буенча «Ханума» музыкаль комедиясе (режиссеры – Александр Кладько, (12+). Хакас актерлары тарафыннан уйнала торган грузин комедиясе – театрның визит карточкасы. Спектакль 2010 елның мартында сәхнәләштерелгән, шул вакыттан бирле театрның даими репертуарыннан төшми.

6 апрель 17:00дә «Мастер и Маргарита» фантастик романы (М.А.Булгаков романы буенча, режиссеры – Т.Казнов, 14+) тәкъдим ителәчәк. Искәртеп узыйк, спектакль 2023 елда Хакасиянең иң шау-шулы премьерасына әйләнгән, ММЧда киң резонанс алган, профессиональ һәм тамашачылар аудиториясендә зур кызыксыну тудырган.

Гастрольләр 7 апрельдә 17.00дә «Хуу инейнiң тöллерi» («Мелодия коралловых бус») спектакле (авторы – Т.Майнагашев, режиссеры – Хакасия Республикасының халык артисты, Хакасия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Майнагашев, 12+) белән тәмамлана. Әлеге сәхнә проекты «Алтын Арығ» героик эпосы мотивлары буенча хакас  телендә куелган (рус теленә синхрон тәрҗемә булачак). «Алтын Арығ» героик эпосы – хакасларның халык авыз иҗатының иң яхшы әсәрләренең берсе. Әлеге эпос дан казанган халык батырларының өч буыны турында сөйли, аларның Алтын Арығ исемлесе туган җире халкының азатлыгы һәм бәхете өчен көрәшә.

«Хууинейнiңтӧллерi» («Мелодия коралловых бус») спектаклендә тамашачылар хакас каһарманының һәм аның батырлыгының яңача гәүдәләнешен күрә алачак. Үзеңнең туган җиреңә тугры калу, бердәмлек идеясе хакас халкының барлык риваятьләрендә дә чагылыш таба. Һәр халык өчен, туган җирне саклаучы, яклаучы Алтын Арығ кебек, үз герое хас. Әлеге проект 2022 елда Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.

Искәртеп узыйк, Зур гастрольләр афишасына ике театраль сезон премьералары кергән. Алар – Хакасия Республикасының массакүләм мәгълүмат чараларында (ММЧ) киң резонанс алган, халыкара театр фестивальләрендә һәм эшлекле очрашуларда зур бәя бирелгән иң яхшы постановкалар.

Татарстан белән хезмәттәшлек:

Топанов театры беренче тапкыр үз иҗатын Казанда 1998 елда, төрки халыкларның VI Халыкара «Нәүрүз» театр фестивалендә, «Слеза огня» спектакле белән тәкъдим итте. Алга таба, 2002 елда Н.Гогольнең «Ревизор» комедиясе, 2005 елда А.М.Топановның «Одураченный Хорхло» музыкаль комедиясе, 2011 елда У.Шекспир «Король Лир» спектаклен тәкъдим итте. 2011 елда әлеге театр беренче тапкыр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә чыгыш ясаган. Соңгы тапкыр хакас театры фестивальгә Э.Хемингуэйның«Старик и море» спектакле белән 2019 елда килгән.

Моннан тыш, хакас иҗат коллективы ике тапкыр, 2014 һәм 2018 елларда, К.Тинчурин исемендәге Халыкара Милли драматургия театр фестивалендә катнашкан. Анда В.Шулбаеваның «Хан Мирген» спектаклен (режиссеры – Ю.М.Майнагашев);  А.Гыйләҗевнең «Өч аршин җир» повесте буенча «Прости меня, земля» спектаклен (режиссеры – Ю.М.Майнагашев) тәкъдим иткән.

Хәзерге вакытта Хакас милли драма театры репертуарында татар авторлары әсәрләре буенча спектакльләр бар: Мансур Гыйләҗевнең «Микулай» пьесасы буенча  «Гори, мой огонь…» спектакле (премьерасы 2022 елда булды) һәм А.Гыйләҗевнең «Өч аршин җир» повете буенча «Прости меня, земля» спектакле (премьерасы 2015 елда булган).

Россия Федерациясенең Мәдәният министры Ольга Любимова:

«Бөтенроссия гастроль-концерт планы ярдәме белән илебезнең ерак почмакларында яшәүчеләрен дә федераль театрларның постановкаларын күрә, яраткан коллективының концертында була ала».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International