10 февраль көнне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча этносәнгать музеенда Шәйехзадә Бабич исемендәге Дәүләт республика яшьләр премиясе лауреаты, Россия Федерациясе Рәссамнары берлеге һәм Халыкара сынлы сәнгать ассоциациясе әгъзасы Вера Фролова (Уфа) әсәрләре күргәзмәсе ачылачак. Экспозициядә 86 сәнгать әсәре тәкъдим ителгән, алар арасында авторга рухы белән якын кешеләрнең портретлары, пейзажлар, натюрмортлар һәм сюжетлы композицияләр бар.
Күргәзмәнең эш вакыты: 10 февраль - 8 март 2023 ел
Эш көннәре: көн саен 9.00 - 18.00 сәгатькә кадәр, төшке ашка тәнәфессез, ял көне: дүшәмбе.
Үткәрү урыны: Алабуга шәһәре, Казан урамы, 17а
Телефон: 8 (85557) 7-89-89.