Татарстан Республикасы Милли музее Петр музейлары Ассамблеясына кертелде

2021 елның 17 сентябре, җомга

Татарстан Республикасының Милли музее Петр музейлары Ассамблеясына кертелде. 16-17 сентябрьдә Санкт-Петербургта Ассамблеянең беренче учредительләр җыелышы узды. Анда Милли музей генераль директоры вазифаларын башкаручы Алисә Вяткина катнашты.

2022 елда император Петр I тууына 350 ел тула. Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылган Петр музейлары Ассамблеясы кысаларында Россиянең 70 шәһәреннән 100дән артык музей хезмәттәшлек итәчәк.

 Ассамблея төрле музейларны: эре федераль музейлар – Эрмитаж, Мәскәү Кремле, Петергоф һәм региональ, муниципаль, шәхси музейларны берләштерә. Ассамблеяның максаты - Россиядә Бөек Петрның тарихын һәм мирасын саклаучы барлык музейларны берләштерү һәм хезмәттәшлек итү. Төп бурычларның берсе-чараларның бердәм программасын булдыру.

Петр музейлары Ассамблеясен «Петергоф» музее генераль директоры Елена Кальницкая җитәкли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International