Галиәсгар Камал исемендәге театрның архитектура концепциясен булдыру эше халыкара бәйгегә чыгарылды

2021 елның 23 июле, җомга

23 июльдә Камал театрының  Зур сәхнәсендә Галиәсгар Камал  исемендәге татар дәүләт академия  театрының архитектура концепциясен  эшләү өчен халыкара ачык конкурс игълан ителде. Конкурста катнашырга теләүчеләр 15 сентябрьдән дә соңга калмыйча конкурсның рәсми сайтында гариза тутырырга тиеш:  

 http://theatre.tatar/  

Конкурс 2022 елның 27 гыйнварына кадәр үткәрелә.

Чарада Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, «ЦЕНТР Lab» халыкара урбанистика лабораториясеннән Сергей Георгиевский катнашты.

"Проект халыкара конкурс  дәрәҗәсенә чыгарылды. Бүген шәһәр  өчен аеруча әһәмияткә ия булган  барлык территорияләрне һәм объектларны  проектлауда без халыкара компанияләрне җәлеп итәбез. Кабан күле яр буе - шулай ук халыкара конкурс нәтиҗәсе, гәрчә башлангыч этапта каршылыклар да аз булмады. Бүген яр буе казанлыларның яраткан һәм кунакларыбызда соклану хисе уята торган урыннарның берсенә әйләнде. Шундый ук уңай нәтиҗәне бу конкурстан да көтәбез”, - дип ассызыклады Казан шәһәре мэры Илсур Метшин.

Конкурс 2022 елның 27 гыйнварына кадәр дәвам итә. Бәйгедә Россия һәм чит ил компанияләре катнаша ала. Дәгъвачылар Консорциумнарга берләшә ала, төркемдә Татарстан Республикасыннан һөнәри командаларның булуы хуплана. 

Конкурс архитектура һәм шәһәр төзелеше буенча халыкара конкурсларга кагылышлы ЮНЕСКО тәкъдимнәрен исәптә тотып үткәрелә.

Конкурс Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм «Татарстан Республикасы шәһәрләре үсеше институты» Фонды ярдәме белән уздырыла. Конкурсның операторы «ЦЕНТР Lab» халыкара урбанистика лабораториясе.

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасын Һади Такташ урамы һәм Түбән Кабан күле арасында төзү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International