Болгарда Халыкара этномәдәни «Ага-Базар» фестивале уза

2021 елның 18 июне, җомга

Болгар музей-тыюлыгында 3 июль 11:00 сәгатьтә беренче тапкыр Халыкара этномәдәни «Ага-Базар» фестивале узачак.

Урта гасыр Болгар «Көнчыгыш базары» фестивальнең үзәк мәйданчыгы булачак, анда уникаль кул эш товарлары белән сәүдә рәтләре урнашачак, декоратив-гамәли сәнгать буенча тематик мәйданчыклар, иҗади остаханәләр оештырылачак.

«AGA BAZAR» этномәдәни фестиваленең рәсми ачылышы 11:30 сәгатьтә планлаштырыла. «Күп аһәңле Татарстан» республика конкурсында һәм «Иске-Казан түгәрәк уены» Республика татар фольклор конкурсында катнашучы һөнәри һәм үзешчән коллективларның инструменталь музыкасы фестивальнең төп сәхнәсендә яңгыраячак.

Һәркем интерактив программаларда, мастер-классларда һәм традицион милли уеннарда катнаша ала. Мәйданчыклар иммерсив тамаша форматында эшләячәк.

"Ага-базар" – X-XV гасырларда Болгар шәһәренең эре сәүдә-һөнәрчелек һәм мәдәни үзәге булган. Халыкара этномәдәни фестиваль урта гасырлардагы «Зур базар» дип исемләнгән масштаблы сәүдә үрнәгенә әвереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International