Җиңү музее «Бөек Җиңү раритетлары» видеороликлар Халыкара конкурсын башлап җибәрде

2021 елның 7 мае, җомга

Җиңү музее Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 76 ел тулу уңаеннан «Бөек Җиңү раритетлары» видеороликлар Халыкара конкурсын башлап җибәрде.

Конкурс Халыкара «Җиңү территориясе» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Бөтенроссия сугыш һәм хезмәт ветераннары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасы белән берлектә «РФ Җиңүе» («Победа РФ») мәгълүмат агентлыгы һәм Җиңү музееның Онлайн ТВ ярдәмендә үткәрелә.

Конкурсның максаты-Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының хәрби һәм хезмәт батырлыгы белән бәйле булган музей коллекцияләрен саклап калу һәм популярлаштыру.

XX гасыр уртасы сугыш тарихы  белән бәйле коллекцияләрдән экспонатлар тәкъдим ителәчәк. Конкурста барлык музейлар да атнаша ала.

Конкурс дүрт этапта үткәрелә:

• «Хезмәтләрне кабул итү» 1 этап-2021 елның 5 маеннан 5 августына кадәр;

* 2 этап -2021 елның 3 сентябреннән 15 октябренә  кадәр Җиңү музееның рәсми сайтында «Онлайн-тавыш бирү»;

3 этап - 2021 елның 20 октябрендә «Нәтиҗәләр ясау. Җиңүчеләрне игълан итү;

• 4 этап «Тантаналы бүләкләү» − җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын Санкт-Петербург халыкара мәдәни форум кысаларында 2021 елның ноябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә үткәрү планлаштырыла.

Катнашу өчен гариза тутырырга һәм видеофайл беркетеп конкурсны оештыручының электрон адресына җибәрергә кирәк.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдә таныша аласыз.

Оештыручы белән элемтәгә керү өчен телефон: +7 (499) 449-81-17, +7 (499) 449-81-59 (Е-mail: expert@cmvov.ru).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International