ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Пермь һәм Свердловск өлкәсе шәһәрләрендә чыгыш ясады

2021 елның 9 апреле, җомга

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Пермь крае һәм Свердловск өлкәсе шәһәрләрендәге гастрольләре бик уңышлы узды. Зур гастрольләр Россия Федерациясе мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә "РОСКОНЦЕРТ" федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан оештырылды.

Татарстан коллективы Пермь, Лысьва шәһәрләрендә һәм Пермь краеның Барда шәһәрендә, шулай ук Свердловск өлкәсенең Михайловск шәһәрендә чыгыш ясады. Әлеге чара Россия мәдәният министрлыгы йөкләмәсе буенча 2020 елның февралендә старт алды һәм Федераль «Без – Россия» проекты кысаларында тормышка ашырыла.

«Зур гастрольләр» Бөтенроссия гастроль-концерт планы милли коллективларның гастрольләр эшчәнлеген берләштерә, анда 28 милли иҗат коллективы, шул исәптән ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә керде.

Гастрольләр кысаларында Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле  тамашачыга «Мирас» программасын тәкъдим итте. Аның нигезен ансамбль коллекциясеннән чын шедеврлар – зур тарихлы, тирән фольклор тамырлары булган номерлар, шулай ук яңа вокаль-хореографик композицияләр тәшкил итә. Ансамбль оркестры һәм хоры Пермь крае һәм Свердловск өлкәсе халкын дәртле татар көйләре һәм җырлары белән таныштырдылар. Музыкаль өлешне татар биюләре тулыландырды.

"Ансамбль гастрольләре бик уңышлы узды. Нинди генә шәһәрләрдә чыгыш ясасак та, без тамашачыларның Татарстан коллективы чыгышларына карата кызыксынуларын күрдек. Тамашачыларның алкышларыннан, уңай эмоцияләреннән, матур милли җырлар һәм биюләрне сагынуларын аңладык. Бу бик мөһим", - диде ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков. Ул Россия мәдәният министрлыгына һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгына мондый мөһим федераль проектларны гамәлгә ашырулары өчен рәхмәтен белдерде.

Ел дәвамында Дәүләт ансамбле шулай ук Ханты-Манси автономияле округы һәм Башкортостан Республикасы шәһәрләрендә гастрольләр белән чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International