Татарстан Республикасы язучылар берлеге рәисе итеп Ркаил Зәйдулла сайланды. Ркаил Зәйдулла - Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, шагыйрь, язучы, публицист, тәрҗемәче.
1988 елдан бирле СССР язучылар берлеге әгъзасы.