Халыкара Туган телләр Көне айлыгының планы тәкъдим ителде

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

25 гыйнварда  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында 2021 ел Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Халыкара туган телләр көне айлыгына багышланган матбугат конференциясе узды.

Матбугат конференциясендә Халыкара туган телләр көне айлыгының планы тәкъдим ителде. 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. 21 февраль ел саен Халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм кысаларында Татарстан Республикасы муниципаль районнарында, дәүләт мәдәният учреждениеләрендә һәм мәгариф оешмаларында чаралар циклы планлаштырылды.

Планга сылтама: чаралар расписаниесе

Чарада ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, ТР халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, «Татарстан Халыклары дуслыгы йорты» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ирек Шәрипов, милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова, Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнулин.

2021 елда Татарстан Республикасында  Халыкара туган телләр көнен үткәрү буенча чаралар планына 31 чара кертелде, шуларның 10сы мәдәният учреждениеләре–музейлар, китапханәләр, кинотеатрлар хезмәткәрләре тарафыннан уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International