Республиканың махсус сукырлар китапханәсе Халыкара «Географик диктант " акциясендә катнашачак

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

29 ноябрьдә Рус география җәмгыяте Географик диктант оештыра. «Географик диктант» акциясе Россия Федерациясе Президенты инициативасы буенча 2015 елдан башлап географик белемнәрне популярлаштыру, Россия халкы арасында һәм бөтен дөнья буенча Россия географиясенә карата кызыксынуны арттыру максатыннан үткәрелә.

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика китапханәсе быел да масштаблы акциядә катнашачак бөтенроссия сукырлар җәмгыяте әгъзалары өчен мәйданчык булачак. Эпидемиологик хәл булуы сәбәпле, быел китапханә мәйданчыгында узачак диктантта теләүчеләр дистанцион форматта катнаша ала. Сукыр инвалидлар өчен бланкларда диктантның өре шрифтлы махсус варианты булдырылган.

2020 елда Географик диктант 29 ноябрьдә 12:00 сәгатьтә җирле вакыт буенча Россиядә һәм чит илләрдә узачак.

Диктантта катнашу өчен китапханәнең оештыру-методик һәм библиография эшчәнлеге бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моның өчен үзегез турында rsbs@yandex.ru яки 89033438746 номерына ФИО, шәхси электрон почтагызны җибәрергә кирәк. Мөрәҗәгать итүче теркәләчәк һәм катнашучылар реестрына кертеләчәк. 2020 елның 23 ноябреннән соң теркәлгән катнашучыларга диктантны дистанцион форматта язу өчен  индивидуаль адрес (сылтама) җибәреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International