1 октябрьдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган китапны тәкъдир итү булачак

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына «Өмет» Балалар әдәбиятына ярдәм фонды тарафыннан мәктәп укучылары өчен «Чтобы помнили...» дип исемләнгән шигырьләр һәм хикәяләр китабы нәшер ителде.

«Чтобы помнили...» китабы - халыкара проект. Ул Россия, Белоруссия, Украина, Әзербайҗан, Латвия, Германия, Израиль һәм Испания язучыларын берләштергән, балалар һәм өлкәннәр өчен иҗат итүче  фронтовиклар һәм безнең замандашларыбыз шигырьләр һәм проза аша  сугыш һәм тынычлык, халык батырлыгы һәм хәтере турында сөйли. Җыентыкның 42 авторы һәм тәрҗемәчеләре арасында татар әдәбияты вәкилләре лаеклы урын алып тора.

Беренче октябрь көнне әлеге басманы тәкъдир итү була, аның барышында китапларның бер өлеше «Өмет» фонды җитәкчелеге тарафыннан Татарстан Республикасы китапханәләренә бүләк итеп тапшырылачак. Һичшиксез, «Чтобы помнили...» юбилей җыентыгы Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелү хөрмәтенә язучылардан лаеклы бүләк булачак.

Китапны  тәкъдир итү һәм бүләк итү Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә Габдулла Тукай клубында  (Казан, Мөштәри ур., 14 йорт) оештырыла.

2020 елның 1 октябре, 17:00

Телефон: 8(843) 236-97-71

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International