ТР мәдәният министры Ирада Әюпова «Балаларга бергә укыйбыз» республика акциясендә катнашты

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Ирада Әюпова «Балаларга бергә укыйбыз» республика акциясенә кушылды һәм Антуан де Сент-Экзюпериның  күп буын балалар яратып укыган «Кечкенә принц» әсәреннән татар һәм рус телләрендә өзекләр укыды.

Әдәби марафонга Татарстан Республикасының, Россия Федерациясенең теләсә кайсы кешесе кушыла ала. Моның өчен дәвамлыгы 60 секундка кадәр булган видео яздырып, аны «Инстаграм» һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләренә #читаемдетямрт  хештегы астында урнаштырырга кирәк. Акциянең иң актив катнашучылары һәм иң яхшы эшләр махсус призлар белән билгеләп үтеләчәк.

Флешмобны уздыру эшен Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» төбәк  иҗтимагый оешмасы, «Балалар иҗтимагый кабул итү бүлмәсе» проектында катнашучылар, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре башкара.

Нигезләмә буенча, масштаблы акция гаиләләрдә балалар белән бергә ялны оештыру,  уку традициясен ныгыту, баланың уңышлы, социаль актив шәхесен формалаштыруда китапның ролен арттыру, балалар һәм яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыру, киң җәмәгатьчелек, дәүләт, муниципаль органнар һәм учреждениеләр, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре игътибарын әлеге мәсьәләләргә җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International