Ислам мәдәнияте музееның «Мин монда чит кеше түгел» исемле күргәзмәсе «Интермузей-2020» халыкара фестивале финалисты булды

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Ислам мәдәнияте музееның «Мин монда чит кеше түгел!» проекты «Махсус аудиторияләр белән эшләү» номинациясендә тәкъдим ителде.

29 майда, «Интермузей-2020» халыкара фестиваленең онлайн режимда узган ябылу тантанасы барышында  «Казан Кремле» музей-тыюлыгы «Мин монда чит кеше түгел!» проекты өчен ике бүләккә  лаек булды. Әлеге проект 2019-2020 елларда Ислам мәдәнияте музеенда тормышка ашырылды.

„Интермузей“ фестивале —халыкара музей казанышларын тәкъдир итү өчен  ел саен уздырыла торган чара. Анда чит ил һәм Россия музейлары хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре катнаша. Фестиваль музей эшенең үсеш векторларын билгели. Бу - мәгариф, эксперт фикере белән уртаклашу мәйданчыгы. 22 нче фестиваль 27-29 май көннәрендә онлайн-форматта узды. Конкурс программасына 120дән артык музей сайлап алынды.

"Мин монда чит кеше түгел! чарасы «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда 2019 елның 15 декабрендә ачылды. Күргәзмә буенча музей-тыюлыкның социаль челтәрләрендә оештырылган  онлайн-экскурсияне 3000 кеше караган, 17 меңнән артык кеше проект белән музейда танышкан.

Күргәзмә Ислам мәдәнияте музеенда июнь уртасына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International