Ирада Әюпова: Павел Филонов эшләре коллекциянең байлыгын ача

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясы базасында Казандагы Рус музееның Мәдәни-күргәзмә үзәгендә Павел Филонов һәм аның укучыларының  Рус музеенда (Санкт-Петербург) сакланучы әсәрләре күргәзмәсе ачылды.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Рус музее директорының музей кыйммәтләрен исәпкә алу, саклау һәм реставрацияләү буенча урынбасары Ольга Бабина катнашты.

Павел Филонов - рус авангарды рәссамнарының берсе. Күргәзмәдә аның 20дән артык сәнгать һәм 40тан артык графика эше тәкъдим ителгән.

 «Бу күргәзмәнең Казанга килүе - гадәти генә вакыйга түгел, чөнки рәссам эшләренең күбесе Рус музеенда урнашкан, һәм аларны бик сирәк күрсәтәләр», — дип ассызыклады Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева.

«Безнең үзебездә  рус авангарды коллекциясе искиткеч бай. Павел Филонов эшләре коллекциябезнең байлыгын тагын да ныграк ачып бирә. Бу проектның төп бурычы – образлар һәм символлар аша белдерелгән автор фикерен аңларга өйрәнү», - дип ассызыклады ТР мәдәният министры Ирада Әюпова үз чыгышында.

Павел Филонов (1882-1941) - рус авангардының иң серле рәссамнарының берсе. Аның аналитик алымының төп принциплары – картина,  күзәнәкләр бүленү  хисабына тере организм үскән кебек, шәхсилектән гомумилеккә таба хәрәкәттә кабул ителә. 

Күргәзмәнең икенче өлеше Филоновның иң тугрылыклы тарафдарлары, укучыларының иҗаты белән таныштыра. Алар – Т.Глебова, А.Порет, Б. Гурвич, С. Закликовская, А. Сашин, В. Сулимо-Самуйло, П.Кондратьев һәм башкалар.

Күргәзмә ачылышын «Яңа музыка» камера оркестры чыгышы бизәде. Сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры - Татарстан Республикасының атказанган артисты Анна Гөлишәмбәрова.

Күргәзмә 23 февральгә кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International