«Хәзинә» галереясында Харис Якуповның тууына 100 ел тулуга багышланган «Чор кешесе» күргәзмәсе ачылды

2019 елның 22 ноябре, җомга

Экспозицияне ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

Ләйлә Фазлыева сүзләренә караганда, картинаны кабул итү вазифага яки эшкә бәйле түгел. «Туган җиребез талантлары белән һәрвакыт дан тотсын», - дигән теләкләрен ирештерде ул.

Харис Якупов - танылган рәссам, тематик картиналар остасы, әсәрләре аша ул тарих һәм хәзерге заманның мөһим темаларын сүрәтли.  Автор  дөнья һәм илебезнең реалистик сәнгате традицияләрен дәвам итә. Озак еллар иҗат карьерасы өчен Харис Абдрахман улы 300дән артык әсәр иҗат иткән, алар арасында зур күләмле 20 картина  һәм төрле жанрларда эшләнгән 200дән артык рәсем бар. Укытучы һәм остаз буларак, ул Идел буе республикаларының күп кенә  талантлы рәссамнарына иҗатка  юллама биргән кеше.

«Харис Якуповның шәхесе аның барлык эшләрендә, иҗатында һәм ул вакытта рәссамнар бергәлегендә хөкем сөргән атмосферада чагыла», - дип билгеләп үтте мәдәният министры үз чыгышында.

  Харис Габдрахман улы Якупов Ленин, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Халыклар дуслыгы, «Мактау билгесе», 4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнгән. Харис Габдрахман улы Якупов - Дәүләт премияләре лауреаты, ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСР һәм СССРның халык рәссамы, Россия Сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы, Россия Сәнгать академиясенең Алтын медаль иясе.

Х. А. Якуповның иҗатында совет халкы тарихы, ил тарихы чагылдырыла. Аның геройлары – гади күзәтүчеләр генә түгел, ә вакыйгаларда турыдан-туры катнашучылар. 

«Хәзинә» галереясында ачылган экспозициягә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмасыннан һәм шәхси коллекцияләрдән әсәрләр кергән. Аны «Рәссам Харис Якупов остаханәсе» экспозициясе дәвам итә, биредә  Шамил Шәйдуллин, Фиринат Халиков, Фәрит Якупов, Зөфәр Гыймаев һәм академик остаханәләрдә белем алган башка рәссамнарның әсәрләре урын алган.

Останың һәм аның укучыларының эшләре белән 31 гыйнварга кадәр тынышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International