Казан циркы директоры вазыйфасына үткәрелгән конкурсның икенче этабы тәмамланды

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында "Казан дәүләт циркы" Татарстан Республикасы дәүләт автономияле мәдәният учреждениесе директоры вазыйфасына кандидатлар сайлап алу конкурсының икенче этабы узды.

Дәгъва кылучыларның программаларына конкурс комиссиясе әгъзалары бәя бирде. Алар: Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов, "Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры" дәүләт бюджет учреждениесенең баш режиссеры, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Марсель Таишев, шулай ук Зур Мәскәү дәүләт циркы генераль директоры Эдгард Запашный.

Катнашучылар - Зөлфия Кәлимуллина, Игорь Борисов, Сергей Нестеров, Рамил Шәрифуллин һәм Рушан Сафин.

Директор вазыйфасына кандидатлар Казан циркы эшендәге иң проблемалы якларны  билгеләделәр, оешманың үсеш вариантларын тәкъдим иттеләр. Әйтик, барлык конкурсантлар да милли колоритка акцент ясап чыгышлар программасын эшләргә һәм цирк сәнгатен популярлаштырырга кирәклеге турында фикерләрен белдерде. Моннан тыш, иҗтимагый берләшмәләр, мәсәлән, Попечительләр советлары булдыру буенча тәкъдимнәр яңгырады.

 Ирада Әюпова сүзләренә караганда, директор вазыйфасына кандидатны сайлап алу турындагы карарны бөтен комиссия киңәшләшеп кабул итәчәк: «Һичшиксез, карарны бергәләп кабул итәчәкбез, катнашучының тәҗрибәсен дә, аның компетенция күләмен дә игътибарга алачакбыз. Кешенең үз мөмкинлекләрен  белүе һәм цирк эшенә нинди үзгәрешләр алып килә алачагын күзаллавы бик мөһим. Миңа Попечительләр советы булдыру идеясе бик ошады. Барлык мәсьәләләрнең дә чишелеше турында уйлап бетерергә, тамашачыларның ихтыяҗларын тоя белергә кирәк. Без мәдәни продуктны куллана белә торган яңа буын кешеләрен тәрбияләү өчен эшлибез».

Эдгард Вальтерович Казан циркының яңа директоры нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сөйләде: «Бу кеше төбәк мәдәнияте турында кайгырта, милли мәнфәгатьләрне яклый алырлык булырга тиеш. Ул икътисадый якны да уйлый белергә тиеш, чөнки без сезнең белән базар чорында яшибез, дәүләт керткән һәр сумга өстәмә табыш китерергә тырышырга кирәк, чөнки мәдәният безнең илдә һәрчак калдык принцибы буенча финансланды. Шуңа күрә цирк кебек оешманы  коммерция ягыннан отышлы итәргә сәләтле кеше бөтен илебез өчен үрнәк булачак».

Казан циркының яңа директоры исеме ун көн эчендә игълан ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International