Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин иң яхшы мәдәният хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә эшләрендә аеруча уңышка ирешкән хезмәткәрләр бүләкләр алды. Аларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды. Казан шәһәренең “П.И.Чайковский исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбе” муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учрежденисенең скрипка классы буенча укытучысы Макухо Владимир Алексеевич Татарстан Республикасы Президенты Указы белән нәтиҗәле эше һәм мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

Язучы, “Татарстан Республикасы Язучылар берлеге” әгъзасы Харрасова Рифә Рахман кызына татар әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше өчен “Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе” мактаулы исеме бирелде.

“Чаллы дәүләт курчак театры” Татарстан Республикасы дәүләт автоном учреждениесе артисты Мингажева Ева Валерьевна театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен “Татарстан Республикасы атказанган артисты” мактаулы исеменә лаек булды.

Мәдәниятне үстерүгә керткән өлешләре өчен “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” мактаулы исемнәрен Зәй муниципаль районының “Энергетик” Мәдәният сарае бюджет учреждениесе сәнгать җитәкчесе Тыткин Владислав Вячеславович һәм “Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ярмиев Мансур Зиннур улы алды.

“Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбле” Дәүләт бюджет учрежденниесе коллективына мәдәният үсешенә керткән өлешләре һәм күп еллык нәтиҗәле эшләре өчен Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы Рәхмәте игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International